← Тәрҗемә грамматикасы

Төркем күргәзмәсе · Катнашучы

Адель Халиуллин

1988 · Казан

Адель Халиуллин — портрет

Рәссам турында

Рәссам, сынчы һәм реставратор. Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын (2006) тәмамлаган һәм А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясендә сын сәнгате буенча белем алган (2010). Халыкара һәм илкүләм заманча сәнгать конкурсларында катнашып, җиңүләр яулаган.

Үз иҗатында үзенең һәм милләтенең тамырларын аңлау өстендә эшли, Россия этносларының легендалары һәм хикәяләре, мәдәнияте, фәлсәфәсе белән илһамлана. Аның әсәрләре Россиядәге һәм чит илләрдәге музейларда һәм шәхси тупланмаларда саклана.

Күргәзмәдә

Аксакал әкияте, 2023

Гипс

«Аксакал» сынында Адель Халиуллин татар әкиятләрендә һәм легендаларында чагылган милли риваятьләр, мәдәният, тел һәм үзенчәлек төрлелегенең бөтенлеген ачарга тырыша — үткәннең зирәклеген һәм тәҗрибәсен киләчәккә тапшыручы карт образы аша. Кеше гомер юлы һәм аның тарихтагы роле идеясе су образы ярдәмендә ачыла.

Башка катнашучылар

«Тәрҗемә грамматикасы» төркем күргәзмәсе — «Бер төлке дөньясы. Пышылдап сөйләнгән әкият» проектының бер өлеше. Проект турында. ЦУМ, Казан, 2–18 октябрь 2026.